Егетләр җыры (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Без үзебез дәү Актанык,
Көн итмибез мактанып.
Без урамнан үткән чакта
Кызлар кала уфтанып.

Эх, илләре, илләре, һай,
Илләрендә күлләре, һай.
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Урам аша чыккан чакта
Әллә абындыгызмы.
Сарыга сабышкансыгыз,
Әллә сагындыгызмы?

Эх, илләре, илләре, һай,
Илләрендә күлләре, һай.
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Килеп китәр юлыгызга
Әллә авдымы каен?
Сезне уйлап яшь түгәбез
Суган тураган саен.

Эх, илләре, илләре, һай,
Илләрендә күлләре, һай.
Бу илләрдә кызлар җырлый
Сандугачтай телләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »