Авылымда ак томан

Категория: көе сүзләре

Авылымда ак томан,
Томаннары таралыр.

Туып үскән якка кайтсам
Күңелдә җыр яралыр.

Тугайларда ак томан,
Томаннары таралыр.

Туып үскән якка кайтсам
Мәхәббәтең яңарыр.

Тын кичләрдә ак томан,
Томаннары таралыр.

Моңлы хис һәм сары сагыш
Мәңге озатып барадыр.

Авылымда ак томан,
Томаннары таралыр.

Яшьлектәге кайнар хисләр
Йөрәкләрдә каладыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар « »