Әнием (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Көннәр, айлар, еллар үткән саен
Сине ныграк уйлыйм, әнием.
Гомер буе мәрхәмәтле булып,
Яшәүләрең кыенмы, диюең…

Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.

Син бит миңа якты аяз көннәр,
Ямьле язлар бүләк итүчем.
Ямьле җәйне, ап-ак карлы кышны
Бар дөньямны гүзәл итүчем.

Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.

Күңелеңне күтәрәсем килеп,
Эзлим сиңа матур сүзләрне.
Бәхет, шатлык, сөенеч теләп,
Каршылыйк без килгән көзләрне.

Җир йөзенә кояш булган кебек,
Син, әнием, син бит бергенәм.
Яннарымда кебек, төшләремә кереп,
Сагынуларга, җаным, түз генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (13 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »