Челтер чишмә

Категория: көе сүзләре

Җанга шифалы сулары,
Бормалы су буйлары.
Сөйләшеп сүзем бетмәде,
Күреп күзем туймады.

Челтер-челтер чишмә ага,
Кызлар җырлап су ала.
Су алганда суырып үпсәм,
Үпкән эзләре кала.

Җырлый-җырлый су алганда,
Чиләкләре тиз тула.
Чишмә суы эчкән кызның,
Күңеле чибәр була.

Челтер-челтер чишмә ага,
Кызлар җырлап су ала.
Су алганда суырып үпсәм,
Үпкән эзләре кала.

Чишмә буена кил але,
Чишмә белән серләшик.
Бабайлардан калган гадәт,
Гомерлеккә берләшик.

Челтер-челтер чишмә ага,
Кызлар җырлап су ала.
Су алганда суырып үпсәм,
Үпкән эзләре кала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (7 голосов)
« »