Сине генә көттем мин

Категория: көе сүзләре

Көянтәмне ал әле,
Йөгереп суга бар әле.

Су буенда камышлык,
Сандугачлар сайраша.
Син елмайсаң нур сибелә
Чишмәнең ак ярына.

Челтерәп аккан сулар кебек
Син елмаеп көләсең.

Сине генә көттем мин,
Сине генә сагынам.
Синең зәңгәр күзләреңне,
Чәчәкләрдән әзләдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »