Ал син минем гөлләремне

Үрелеп үскән гөлләремнең
Сиңа бирәм алсуын.

Басылмасмы йөрәгемнең
Җилкенүе ярсуы.

Әйтә алмаган серләремне
Гөлләр сиңа сөйләрләр.

Назламасаң син аларны,
Саргаерлар, кибәрләр.

Сизә торып сөюемне,
Салма мине ялкынга.

Ал син минем гөлләремне
Чын ярату хакына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар « »