Серле чишмәм

Категория: көе сүзләре

Чишмәнең татлы суларын
Ятып, йотлыгып эчәм.
Ни хәлдә яшәдең әле
Серле сердәшем — чишмәм?

Сагындым, чишмәм, сагындым,
Сагынганда киләмен.
Бала чагым синдә калды,
Сизмәдем шул ул үткәнен.

Чишмәм минем, серле чишмәм,
Гөл бакча сукмаклары.
Әниләр дә хәтерлиләр
Килен булган чакларын.

Күчтәнәчкә суын алдым,
Чиләкләрне тутырып.
Тагы бер, бер елыйм әле,
Яннарыңа утырып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »