Мәмдәлем

Категория: көе сүзләре

Ерак киткәннәр ерак йөргәннәр
Туган авылын төштә күргәннәр
Урман артында ямьле төбәктә
Салкын суларың дәва йөрәккә

Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Яшьлек дәртедәй җырлы йөрәгем
Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Яшьлек дәртедәй җырлы йөрәгем

Туганлык хисе шомыртлар исе
Синнән киткәннәр кайтырлар кире
Урман артында ямьле төбәктә
Җиләкле алан көтәдер безне

Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Гөлләргә тиңләп тибәр йөрәгем
Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Гөлләргә тиңләп тибәр йөрәгем

Ерак киткәннәр ерак йөргәннәр
Яшьлек ярларын төштә күргәннәр
Рәхим итегез моңлы төбәккә
Ак ромашкалар сезгә бүләккә

Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Сине уйласам яна йөрәгем
Саумы Мәмдәлем моңлы төбәгем
Сине уйласам яна йөрәгем

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »