Бирешмәдем

Категория: көе сүзләре

Агым моңгаена түгел,
Каршысына да йөздем.
Юллар уздым, илләр гиздем,
Түзәлмәстәйгә түздем.

Бирешмәдем бу тормошның
Ачысы-төчесенә.
Бөгелсәм дә сыгылмадым,
Җилләрнең көчлесенә.
Ходай да аермый безне
Олысы, кечесенә.
Тик бирә авыр сынаулар,
Бары тик көчлесенә.

Сынаулардан сынмас өчен,
Догаларга таяндым.
Булганыма шөкер итеп,
Бер Аллама табындым.

Бирешмәдем бу тормошның
Ачысы-төчесенә.
Өзелсәмдә сынмадым мин,
Җилләрнең көчлесенә.
Алла да аермый безне
Олысы, кечесенә.
Тик бирә авыр сынаулар,
Бары тик көчлесенә.

Өмет шәмем сүнмәс мәңге,
Ачы җилләр иссә дә.
Исем китми, көнчел затлар,
Әллә ниләр дисә дә.

Бирешмәдем бу тормошның
Ачысы-төчесенә.
Бөгелсәм дә сыгылмадым,
Җилләрнең көчлесенә.
Ходай да аермый безне
Олысы, кечесенә.
Тик бирә авыр сынаулар,
Бары тик көчлесенә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »