Өзеп ал син мине ярым

Юлларыңа чәчәк булып үстем.
Өзеп ал син мине, өзеп ал!
Һис калдырма юллар тузанында —
Йөрәгеңә сөю итеп сал!

Мин — сөю бу тормыш языңның,
Иң матур, иң гүзәл саф гөле.
Мин синең шатлыгың, бәхетең,
Өз ярым, өз син мине!

Урап үтмә инде мине, җаным,
Чит-ятлар кулына ташлама.
Бәхет өчен килдек бу дөнъяга,
Гомер язым яңа башлана.

Мин — сөю бу тормыш языңның,
Иң матур, иң гүзәл саф гөле.
Мин синең шатлыгың, бәхетең,
Өз ярым, өз син мине!

Үз итмәсәң мине, яр итмәсәң,
Ялгызымны утта яндырма.
Кайнар кулларыңда үләрмен мин,
Кырауларга, зинһар, калдырма.

Мин — сөю бу тормыш языңның,
Иң матур, иң гүзәл саф гөле.
Мин синең шатлыгың, бәхетең,
Өз ярым, өз син мине!

Болыннарда, җаным, чәчәкләр күп,
Сайлагандар, әйдә, сайласын.
Башкаларны өзсәң, тик соңыннан,
Үкенерлек булып калмасын!

Мин — сөю бу тормыш языңның,
Иң матур, иң гүзәл саф гөле.
Мин синең шатлыгың, бәхетең,
Өз ярым, өз син мине!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр , , , репертуарында бар « »