Миңа сине онытырга кирәк (беренче вариант)

Мине сине онытырга кирәк,
Үткәннәрне кат-кат исләмәскә.
Тик ничек соң, кайдан көч табарга,
Очрашулар кабат эзләмәскә?

Онытыр да сине, бәлки сине,
Аймылышта итеп юлыбызны.
Гомерләрдән әгәр җуеп булса,
Безне очраштырган елыбызны.

Мине сине онытырга кирәк,
Бердән-берем диеп табынмаска.
Тик ничек соң, кайдан көч табарга,
Каршларың синең сагынмаска?

Онытыр да идем, бәлки сине,
Аймылышта итеп юлыбызны.
Гомерләрдән әгәр җуеп булса,
Безне очраштырган елыбызны.

Миңа сине онытырга кирәк,
Буш хыяллар белән юанмаска.
Тик ничек соң, кайдан көч табарга,
Сине күргән чакта куанмаска?

Онытыр да идем бәлки сине,
Аймылышта итеп юлыбызны.
Гомерләрдән әгәр җуеп булса,
Безне очраштырган елыбызны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »