Төшләремә керәсең бит

Йөрәгем белән сизәм мин,
Алда ни булуларын.
Күңел күзе алдан күрә,
Тормыш ни кылуларын.
Тормыш ни кылуларын.

Йөрәгем юкка сизмәде, сизмәде,
Юкка тулып типмәде, типмәде,
Юкка күз яшь түкмәдем, түкмәдем,
Чынлы булды дөрескә шул:
Төшләремдә керәсең бит,
Бәгъеркәем, җанкаем.

Нинди сүзләр әйтереңне,
Йөрәк көтә ашкынып.
Үргылып чыгырдай була,
Хисләремнең ташкыны,
Хисләремнең ташкыны.

Йөрәгем юкка сизмәде, сизмәде,
Юкка тулып типмәде, типмәде,
Юкка күз яшь түкмәдем, түкмәдем,
Чынлы булды дөрескә шул:
Төшләремдә керәсең бит,
Бәгъеркәем, җанкаем.

Гаепле кешедәй иркәм,
Тынып калдың каршымда.
Күз эзләмә бәгъеркәем,
Аңладым карашыңнан,
Аңладым карашыңнан.

Йөрәгем юкка сизмәде, сизмәде,
Юкка тулып типмәде, типмәде,
Юкка күз яшь түкмәдем, түкмәдем,
Чынлы булды дөрескә шул:
Төшләремдә керәсең бит,
Бәгъеркәем, җанкаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »