Соңгы шәм (Шәмдәлләр)

Шәмдәлемдә соңгы шәле сүнде,
Аерылыштык, җылы калмаган.
Син минеке, мин синеке булып,
Икебезгә яшәү язмаган.

Бәлки бер шакырсың ишегемне,
Газаплы да, көтү татлы да.
Авыр ялгызлыктан икебезгә
Бәхет назларына хакым бар.

Үкенечкә булган очрашу дип,
Ачу атмаек без үткәнгә.
Әрнүләрдән изге шәмнәремне
Кабызалмам синнән бүтәнгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
« »