Язмышларым микән, ялгышларым микән? (Туган як)

Категория: көе сүзләре

Язмышларым микән, ялгышларым микән?
Чит җирләрдә үзган гомерләр.
Яшьлегемнең таңын, сагынам мин тагын,
Бигърәк нечкә инде күңелләр.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Гомер үзып киткән, инде көзләр җиткән,
Туган якка кошлар агыла.
Торналарның җыры, нигә шулай моңлы,
Моңлы хисләремә кагыла.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Көзге җилләр белән, ишетелә сымак,
Әнкәемнең йомшак тавышы.
Йөрәктә эз кала, чәчкә пәсен сала,
Читтә йөргәннәрнең сагышы.

Чәчәкле бер язда, сусганда назга,
Мин кайтырмын туган ягыма.
Чал башыңны иеп, һаман сөям диеп,
Әйтер өчен сөйгән ярыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »