Җил капка

Җил капканы җил ачтымы,
Кемдер керә, кемдер бар.
Кайтыр кешем булмаса да,
Килер кешем кемдер бар.

Җил капканы җил ачтымы,
Чылтырады келәсе.
Кемнән хәбәр алып килгән,
Бик тә килә беләсем.

Җил капканы җил ачтымы,
Кемдер керә, кемдер бар.
Көткән кешем килмәсә дә,
Килер кешем кемдер бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (14 голосов)
« »