Ходай үзе сакласын

Тормыш юлын башлаганда
Һәркемнең бер теләге.
Гаиләгә үтеп кермәсен,
Тормышның вак-төяге.

Гашыйк җаннар арасына
Чит ярлар күз салмасын.
Ят күзләрдән, яман сүздән
Ходай үзе сакласын.

Бер генә ялгыш адымнан
Өзелә ала юллар.
Башкаларга үрелмәсен
Мине назлаган куллар.

Гашыйк җаннар арасына
Чит ярлар күз салмасын.
Ят күзләрдән, яман сүздән
Ходай үзе сакласын.

Тавыш, гауга булган җирдә
Бәхет озак тора алмый.
Шикләнеп, көнләүчеләр
Ныклы оя кора алмый.

Гашыйк җаннар арасына
Чит ярлар күз салмасын.
Ят күзләрдән, яман сүздән
Ходай үзе сакласын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »