Әнкәй (бишенче вариант)

Күл өстендә үскән төнбоектай,
Нигә әнкәй йөзең бик боек?
Ни булды? Нигә дәшимсең син миңа?
Күңелемдә шуңа тыңгы юк.

Күз яшеңне яшер йөрәгеңә,
Керфегеңне зинһар чылатма.
Сагыштан зар елап, үткәннәрне уйлап,
Авыр яраңны әнкәй кузгатма.

Карашыңа кайтсын яз нурлары,
Чәчәк атсын бәхет гөлләрен.
Гел шат яшә җирдә, кайгы күрмә,
Якты булсын килер көннәрең.

Күз яшеңне яшер йөрәгеңә,
Керфегеңне зинһар чылатма.
Сагыштан зар елап, үткәннәрне уйлап,
Авыр яраңны әнкәй кузгатма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »