Абыема (беренче вариант)

Синең белән абый күрешсәм,
Кайтам төсле туган якларга.
Әткәй-әнкәй рухын саклаган,
Изге җирем гүзәл Уртайга.

Әйдә абый, элеккедәй,
Бер гармун тартаек әле.
Үзебезнең яшьлек җырын,
Тагы бер җырлыйк әле.

Болытлары куган яшендәй,
Ашыкма син гомер, ашыкма.
Кайтар әле безне яшьлеккә,
Тик без генә белгән сукмакка.

Әйдә абый, элеккедәй,
Бер гармун тартаек әле.
Үзебезнең яшьлек җырын,
Тагы бер җырлыйк әле.

Бер утырып абый сөйләшсәк,
Онытыла барлык мәшәкәт.
Ургып торсын моңнар күңелдә,
Урап үтсен кайгы-хәсерәт.

Әйдә абый, элеккедәй,
Бер гармун тартаек әле.
Үзебезнең яшьлек җырын,
Тагы бер җырлыйк әле.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »