Елмаек бергә

Кыш җитте диеп кайгырмыйк,
Кышлар мәңгелек түгел.
Кышлар мәгелек түгел, дип
Җырлыйк әле бүген дә.

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмаешыйк әле бер.

Сандугачлар да сагынып
Кайтырлар туган якларга.
Бураннарга бирешмәбез
Барчабыз бергә чакта.

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмайыйк әле, әле бер.

Авырлык дип, явызлык дип,
Төшермик күңелебезне.
Күрер таңнар, килер көннәр,
Үзе бәхет түгелме?!

Гомер алда, дуслар янда,
Имин-аман туган җир.
Күзләргә-күзләр карашып,
Елмаешыйк әле бер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »