Бер күрешү — бер гомер (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Юлларга үлән үсмәсен,
Чуалмасын сукмаклар.
Якын дус һәм туганнарга,
Ямь түрендә җырлар бар.

Җырлап алыйк әле гөрләшеп,
Гомер кыска, гомер бер.
Күрешеп, белешеп яшик без,
Бер күрешү — бер гомер.

Күңел өчен күп кирәкми,
Бер күрешсәң шул җитә.
Йөзебездә шат елмаю,
Без бит бергә, без исән.

Җырлап алыйк әле гөрләшеп,
Гомер кыска, гомер бер.
Күрешеп, белешеп яшик без,
Бер күрешү — бер гомер.

Күрешеп, белешеп яшик без,
Гомер үтә дә китә.
Бер утырып сөйләшергә,
Бер чынаяк чәе дә.

Җырлап алыйк әле гөрләшеп,
Гомер кыска, гомер бер.
Күрешеп, белешеп яшик без,
Бер күрешү — бер гомер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »