Башларыңны имә… (Гомер үтә димә)

Гомер үтә димә,
Башларыңны имә,
Язлар әле тагын килерләр;
Җан сөйгәнем сиңа
Чәчәк тотып килсә,
Күңелдәге ташлар эрерләр.

Көзләр килде, димә,
Башларыңны имә,
Күз яшьләрең әле киберләр;
Сагышларың китәр,
Язлар килеп җитәр,
Җаннарыңны назга төрерләр.

Соң шул инде, димә,
Башларыңны имә,
Җылы язлар кабат килерләр;
Калмады бит күп тә:
Балкыр кояш күктә,
Елмаешып карар бөреләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (8 голосов)
« »