Гомер юлы (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Гомер иткән ирләр һәр чак юлда,
Кичә алар утны-суларны.
Аккан сулар кебек гомер уза,
Йөгәнләп булмый шул юлларны.

Гомер үтте дигән уйлар килә,
Нишләтим шул шундый уйларны.
Аккан сулар кебек гомер уза,
Йөгәнлисе иде елларны.

Күңелләр яшь, чәчләр агармаган,
Каратырлык әле кызларны.
Яшьлек дәрте ургып торган чагы,
Йөгәнләрбез әле елларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »