Җырым белән көчлемен мин

Хәсрәт килсә йорт илеңә,
Кайгылардан чәчкә сулыр.
Күз яшьләреңне сөртүче,
Юатучым җырым булыр.

Җырым белән көчлемен мин,
Бәхетлемен җырым белән.
Матур җырга тиң, гомерләр җырдан торсын иде,
Гелән җырдан торсын иде, гелән.

Кайгыда да, шатлыкта да,
Кешеләргә җырлар юлдаш.
Кайгы-хәсрәт онытыла,
Күңелгә җыр кереп тулгач.

Җырым белән көчлемен мин,
Бәхетлемен җырым белән.
Матур җырга тиң, гомерләр җырдан торсын иде,
Гелән җырдан торсын иде, җырдан.

Йөрәгемдә җыр йөретәм,
Булдыра алмыйм мин җырламый.
Җырым, моңымнан, дусларымнан,
Аермасын мине Ходай.

Җырым белән көчлемен мин,
Бәхетлемен җырым белән.
Матур җырга тиң, гомерләр җырдан торсын иде,
Гелән җырдан торсын иде, гелән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »