Килмә, йөремә (Ялгыз янам)

Килмә дә син, йөрмә дә син,
Кермә дә тормышыма.
Исемем белән янып яшим,
Һәм ризамын шуңа да.

Килмә, килмә йөремә,
Хискә чумала күрмә.
Килмә, килмә йөремә,
Йөрәгемне әрнетмә.

Килмә дә син, йөрмә дә син,
Күрмә дә яшьләремне.
Таң җилләре генә белсен,
Син диеп яшәвемне.

Килмә, килмә йөремә,
Хискә чумала күрмә.
Килмә, килмә йөремә,
Йөрәгемне әрнетмә.

Килмә күрмә, белә күрмә,
Карый күрмә күземә.
Йөрәгемнең ялкыннары
Кабынмасын үзеңә.

Килмә, килмә йөремә,
Хискә чумала күрмә.
Килмә, килмә йөремә,
Йөрәгемне әрнетмә.

Карый күрмә, белә күрмә,
Белми яшә, бул тыныч!
Ялгыз янам — яшерә алам,
Бергә янсак куркыныч.

Килмә, килмә йөремә,
Хискә чумала күрмә.
Килмә, килмә йөремә,
Йөрәгемне әрнетмә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »