Саумы, туган якларым

Саумы ямьле Үрген сулары,
Киек казлар, Үрген кызлары.
Саумы матур яшьлек җырлары,
Җырлар күңел нурлары.

Саумы гүзәл туган якларым,
Саумы шатлык сайрар кошларым,
Саумы газиз якын дусларым,
Сезгә сөю җырларым.

Күңел җилне ярсу атларда,
Сөйгән ярым калган якларга.
Кайтып җиттем гашыйк чакларга,
Җырым туган якларга.

Саумы гүзәл туган якларым,
Саумы шатлык сайрар кошларым,
Саумы газиз якын дусларым,
Сезгә сөю җырларым.

Күңел ярсып юкка моңая,
Кайда баксам чәчәк елмая.
Салкын чишмә дулкын уйната,
Яңа сөю уята.

Саумы гүзәл туган якларым,
Саумы шатлык сайрар кошларым,
Саумы газиз якын дусларым,
Сезгә сөю җырларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »