Әткәй белән печәндә

Тирләп — пешеп печән чаптык
Әткәй белән тугайда.
Арыган беленәме ни
Әткәй янда булганда.

Тугайлар да чалгы чыңы
Яңгырап тора иде.
Печән чапканымны карап
Әткәем тора иде.

Күңелләнеп бергә эшләп,
Еллар сиздерми үткән.
Әткәемнең картаюын
Сизми калганбыз икән.

Болыннар да чалгы чыңы
Яңгырап торган кебек.
Печән чапканымны карап
Әткәем торган кебек.

Бала чагым, чалгы чыңы
Еракта калган икән.
Әткәй белән печән чабу —
Иң бәхетле чак икән.

Тугайлар да чалгы чыңы
Яңгырап торса иде.
Печән чапканымны карап
Әткәем торса иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »