Юлларыбыз аймылыш

Категория: көе сүзләре

Икебезгә зәңгәр бер күк,
Йолдызларның балкышы.
Тугайларның чәчәкләре,
Болытларның агышы.

Болытларның агышыдай
Үтә безнең гомерләр.
Юлларыбыз аймылыш
Ничек кенә түзәргә?

Икебезгә бер мизгелләр,
Көзләрнең тик сагышлары.
Җылы җәйнең, зәңгәр язның,
Яңгырларның сабышлары.

Яңгырларның сабышыдай
Үтә безнең гомерләр.
Юлларыбыз аймылыш
Мыңа ничек түзәргә?

Икебезгә безнең бер җыр,
Чишмәләрнең серләшеүе.
Сандугачның моңлы җыры,
Дулкыннарның сөйләшүе.

Дулкыннарның сөйләшедәй
Үтә безнең гомерләр.
Юлларыбыз аймылыш
Ничек кенә түзәргә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »