Син башканың бәхете

Йөрәгемне учларыма
Йомарлап түзәм инде.
Уйларымны күзләремнән
Укыйсың — сизәм инде.

Гафу үтенмә, кирәкми,
Син башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Мин кадерле күзләреңә
Карамаска тырышам.
Мине түгел,ташны эретә
Бер ялкынлы карашың.

Гафу үтенмә, кирәкми —
Син башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Теләсәң, шашкын хисләрне
Туктатып була имеш.
Булдырасаң, янмый кара
Йөрәгеңдә ут килеш.

Гафу үтенмә, кирәкми —
Син башканың бәхете,
Кайларда йөрдең адашып,
Соңлаган мәхәббәтем?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »