Сөям диеп яз әле

Иренеңдә синең яз тәме,
Күзләреңдә һаман яз әле.
Синнән башка көннәр ямьсез бит,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.

Тәрәзәмә җилләр какканда,
Сызлып — сызлып таңнар атканда,
Мине тагы искә ал әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.

Беләсеңдер инде син үзең,
Ничек кирәк миңа шул үзең.
Җылытсын бу салкын йөзләрең,
Бер яктырсын боек күзләрең.

Тәрәзәмә җилләр какканда,
Сызлып — сызлып таңнар атканда,
Мине тагы искә ал әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.

Голосов пока нет
« »