Яңа ел җыры (икенче вариант)

/«Jingle bells» җырының тәрҗемәсе/

Бүләкләр белән
Капчыгын тутырып,
Кыш бабай килә
Атына утырып.
Кыңгырау тавышы
Яңгырый кырда,
Бәйрәм шатлыгы
Чагыла җырда.

Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә,
Яңа ел һәркемгә
Бәхет китерә.
Шатланып, гөрләшеп
Уйныйбыз бергә,
Гел шулай дус булып,
Яшик гомергә.

Безнең чыршыбыз
Матур бизәлгән,
Якты елмаю
Китми йөзләрдән.
Куллар тотышып,
Җырлыйбыз бергә,
Һәрчак дус булып,
Яшик гомергә.

Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә,
Яңа ел һәркемгә
Бәхет китерә.
Шатланып, гөрләшеп
Уйныйбыз бергә,
Гел шулай дус булып,
Яшик гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »