Бәхет кошым (дүртенче вариант)

Ачы җилем дә — син,
Назлы гөлем дә — син,
Яшәм тамчысы — син,
Бәхет язым син.

Сайрар кошым да — син,
Назлар нурым да — син,
Җырлар җырым да — син,
Бердән-берем син.

Тайсам — таянычым,
Минем аянычым,
Йолдызлык көнем син,
Атар таңым син.

Сайрар кошым да — син,
Назлар нурым да — син,
Җырлар җырым да — син,
Бердән-берем син.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »