Мәхәббәт урманым (Тынгысыз мәхәббәт урманым)

Шауладың, мәхәббәт урманым,
Нинди наз-моңнарга уралдың?
Бар дөнъя уянды сискәнеп,
Күңелем тынлыгын урладың.

Тынгысыз мәхәббәт урманым,
Әллә мин, әллә син соңладың?!
Әллә мин, әллә син, (Урманым, тынгысыз урманым,)
Әллә мин, әллә син соңладың?!

Тойдым мин җил-давыл булганын,
Күтәрдең яфраклар буранын.
Йөрәгем тынлыгын нурладың
Тынгысыз мәхәббәт урманым.

Тынгысыз мәхәббәт урманым,
Әллә мин, әллә син соңладың?!
Әллә мин, әллә син, (Урманым, тынгысыз урманым,)
Әллә мин, әллә син соңладың?!

Шаулады мәхәббәт урманым,
Язмышлар кавышыр яр бармы?
Оныта алмыймын уртак моңнарны,
Каршылыймын ялгыз таңнарын.

Тынгысыз мәхәббәт урманым,
Әллә мин, әллә син соңладың?!
Әллә мин, әллә син, (Урманым, тынгысыз урманым,)
Әллә мин, әллә син соңладың?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , , , репертуарында бар « »