Күк күгәрчен (беренче вариант)

Күк күгәрчен күктә уйный,
Күләгәсе җирдә уйный.
Минем күңелем сине уйлый,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Синең күңелең кемне уйлый?

Күк күгәрчен, кил каршыма,
Хат языйм канатыңа;
Язган хатым, әманәтем,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Тапшырчы җанашыма.

Күк күгәрчен гөрлидер
Гөлләр чәчәк аткайда;
Син җаныемнан хәбәр көтәм,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Таң сызылып атканда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (7 голосов)
« »