Кайтыйк дускай

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтыйк дускай, кайтыйк туган якка,
Ап — ак карлы, салкын кышларда.

Карлар ярып, урманарга барып,
Сагынгандыр безне алар да.

Кайтыйк дускай, кайтыйк туган якка,
Шаулап, гөрләп язлар килгәндә.

Тау башында яшьлек учаклары,
Кабызаек бозлар киткәндә.

Кайтыйк дускай, кайтыйк туган якка,
Җәй көненең җылы таңында.

Бергә үтик авылым урамыннан,
Тартып, уйнап тальян гармунын.

Кайтыйк дускай, кайтыйк туган якка,
Көзге җилләр каршы иссә дә.

Безнең моңны көтә каенкайлар,
Болытларга кадәр үссә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »