Җавап бир

Вәгъдә бирештек
Икәү басмада,
Сызылып таң атты
Алсу тасмадай.

Парлашып йөзә
Аккошлар күлдә,
Кайда син, җаным,
Җавап бир,
Җавап бир миңа.

Дулкыннар кага,
Басма чайкала,
Бүген мин ялгыз,
Син юк басамада.

Парлашып йөзә
Аккошлар күлдә,
Кайда син, җаным,
Җавап бир,
Җавап бир миңа.

Килерсең кебек
Шушы басмага,
Күңелем төшми, дип,
Синнән башкага.

Парлашып йөзә
Аккошлар күлдә,
Кайда син, җаным,
Җавап бир,
Җавап бир миңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »