Ал чәчәк таҗлары

Яшьлегем таңында
Ал гөлләр биргән идең.
Яшьлегем таңында
Бергенәм, дигән идең.

Ак карның өстендә
Ал чәчәк таҗлары
Ак карның өстендә
Яшьлегем таңнары.

Яшьлегем таңнары…
Атканы сизелмәде.
Сөюең утлары,
Утлары сүрелмәде.

Ак карның өстендә
Ал чәчәк таҗлары
Ак карның өстендә
Яшьлегем таңнары.

Яшьлегем таңнары…
Шулай да сагындыра.
Гүя, үткән еллар
Үзе тик сагыш кына.

Ак карның өстендә
Ал чәчәк таҗлары
Ак карның өстендә
Яшьлегем таңнары.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »