Тормышыңда — мин хата!

Мин чит кеше синең язмышымда,
Синең тормышыңда — мин хата!
Һаман башын иеп бара бирәм,
Каһәрләнгән тормыш юлында.

Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
"Күпме, әллә?…" — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…

"Ишетмәсәм!" — әйтә ишет диеп,
"Күрмәсәм!" — күр диеп шашындың.
Минем мәхәббәтне атып бәрдең,
Үзең һаман миңа тартылдың.

Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
"Күпме, әллә?…" — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…

Башкаларга чәчәк бүләк иттең,
Башкаларны сөйдең күпләргә.
Башкаларың күктә торып калгач
Җаның ошеп килдең син миңа.

Башкаларың — башка булып калды,
Ә мин — томышымның хатасы!
"Күпме, әллә?…" — калды башын иеп
Каһәрләнгән юлдан барасы…
Әллә?…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »