Зиля

Категория: көе сүзләре

Куршебезгә бер кыз кайткан
Курергә кергэн идем
Чибәр микән түгел микән
Белермен дигән идем
Чем кара күзләре белән
Шундый итеп карады
Әйтерсең дә керфекләрен
Йөрәгемә кадады.

Эх, Зилә Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә
Эх, Зилә,Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең алсу йөзләреңңне
Сөеп үбәсем килә

Нигә кердем нигә күрдем
Булган икән күрәсем
Шуннан бирле тынгы белмим
Сихерләде күрәсең
Эзлимен баскан эзләрен
Әйтергә дип серләрем
Күрми түзә алмас идем
Шуның серле күзләрен

Эх, Зилә Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә
Эх, Зилә,Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең алсу йөзләреңңне
Сөеп үбәсем килә

Кунак кызы кара күзем
Мине күрмичә киткән
Йорәгемнең әрнүэнә
Ничек түзәрмен икән
Кунак кызы матур төштәй
Күрендедә югалды
Кара күзләренә карап
Әйтер сүзләрем калды

Эх, Зилә Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең кара күзләреңнең
Нуры буласым килә
Эх, Зилә,Зил-Зилә
Үзәкләрем өзелә
Синең алсу йөзләреңңне
Сөеп үбәсем килә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »