Ап-ак карлар ява

Бөтерелеп, ап-ак карлар ява,
Ап-ак сагыш ява тын гына.
Яңа елның бураннары белән
Каршы алам, чыгып юлыңа…

Ак бураннар күмсә юлларыңны,
Җилләр булып юллар ярырмын.
Яңа елга өметләрем баглыйм,
Кайта алмасаң, каршы барырмын…

Яңа елда һәрбер сөйгән йөрәк,
Парлы булып, бергә типсеннәр.
Тик назлардан торсын иртәләре,
«Сөю бар ул җирдә», — дисеннәр…

Ак бураннар күмсә юлларыңны,
Җилләр булып юллар ярырмын.
Яңа елга өметләрем баглыйм,
Кайта алмасаң, каршы барырмын…

Бөтерелеп ап-ак карлар ява,
Юлларымны күмә ак буран…
Сагышларым җилләр таратсын, дим,
Көтүләрем сине хак булган…

Ак бураннар күмсә юлларыңны,
Җилләр булып юллар ярырмын.
Яңа елга өметләрем баглыйм,
Кайта алмасаң, каршы барырмын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »