Кичер мине (өченче вариант)

Кичер мине, әгәр күзләремдә,
Сөю чабкылары күрмәсәң
Шиңмәй торган нәфис чәчкәләрдән
Синең өчен таҗлар үрмәсәм.

Кичер мине, әгәр өметләнеп
Көткән чакларында — килмәсәм,
Сөюемнең сүнмәс кояш кебек
Кайнар икәнлеген сизмәсәм.

Ачы газапларың алдында мин
Чиксез гәеплемен, аңлыймын.
Ләкин кичер мине, һич кенә дә
Йөрәгемә боера, алмыймын.

Кичер мине, әгәр өметләнеп
Көткән чакларында — килмәсәм,
Сөюемнең сүнмәс кояш кебек
Кайнар икәнлеген сизмәсәм.

Кичер мине, әгәр күзләремдә,
Сөю чабкылары күрмәсәң
Шиңмәй торган нәфис чәчкәләрдән
Синең өчен таҗлар үрмәсәм.

Кичер мине, әгәр өметләнеп
Көткән чакларында — килмәсәм,
Сөюемнең сүнмәс кояш кебек
Кайнар икәнлеген сизмәсәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »