Каеннар көтә

Категория: көе сүзләре

И, газиз туган якнын
Гөлләре — танышларым.
Саф чишмә… Гөлләр… Зәңгәр күк…
Бүз тургай тавышлары!

Әй, онытылмас якларым!
Болытларның аклары…
Киң кырларның,
Болыннарның
Дәшеп торган чаклары!

Чакырса ерак юллар,
Офыклар дәшсә кабат —
Ак җилкәнем булыр туган як,
Туган як булыр канат!

Әй, онытылмас якларым! —
Болытларның аклары…
Киң кырларның,
Болыннарның
Дәшеп торган чаклары!

Җилферди җилдә каен,
Каеннар көтә мине!
Ак каендай зифа, сылу яр —
Нәкъ шулай көтсәң иде!

Әй, онытылмас якларым! —
Болытларның аклары…
Сөйгән ярның:
«Яратам!» — дип
Йөгереп чыккан чаклары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »