Сандугачлы олы яз

Олы язлар килгән чагында
Кайтып сайраса кошлар,
Дулкынланып ага сулар,
Күңелгә матурлык тула, дуслар,
Аһа-һа-һа-һа-һа-һа-һа,
Күңелгә матурлык тула, дуслар.

Сайра, сайра, нәни кошчыгым,
Дөнья моңын аңлагач.
Күңлем тула, сандугачым,
Бик өздереп-өздереп сайрагач.
Аһа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа…
Бик өздереп-өздереп сайрагач.

Олы язлар килгән чагында
Киң офыклар аллана.
Былбыл булып сайрый җаным,
Сөйгән ярымны каршы алганда.
Аһа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа-һа…
Сөйгән ярымны каршы алганда.

Голосов пока нет
« »