Болгар кызы Ләйлә

Иделкәйдә синең туып үскән илең,
Идел-әнкәң бүләк иткән буен-сынын.
Һич оныта алмыйм сылу йөзләреңне,
Идел таңы сибеп тора көләч нурын.

Әй, Болгар кызы Ләйлә, Ләйлә җа
Син минем якты көмеш йолдызым.
Синсез гел тормышым юк, юк.
Алдыңда Мәҗнүнең тора, —
Мәхәббәт колың.

Идел җиле тарап үрә чәчләреңне,
Коча-коча талдай нечкә билләреңнән.
Һич оныта алмыйм моңлы җырларыңны,
Оттыңмы әллә Рабига күлләреннән.

Әй, Болгар кызы Ләйлә, Ләйлә җа
Син минем якты көмеш йолдызым.
Синсез гел тормышым юк, юк.
Алдыңда Мәҗнүнең тора, —
Мәхәббәт колың.

Идел комы алсулата ак тәнеңне,
Камыш үлән йөгереп менә тезләреңә.
Һич оныта алмыйм серле карашыңны,
Идел тирәнлеге бардыр күзләреңдә.

Әй, Болгар кызы Ләйлә, Ләйлә җа
Син минем якты көмеш йолдызым.
Синсез гел тормышым юк, юк.
Алдыңда Мәҗнүнең тора, —
Мәхәббәт колың.

Идел рухы горур итә хисләреңне,
Карашларың телә уттай күкрәгемне.
Һич оныта алмыйм назлы сүзләреңне,
Тоткын итте минем бәйсез йөрәгемне.

Әй, Болгар кызы Ләйлә, Ләйлә җа
Син минем якты көмеш йолдызым.
Синсез гел тормышым юк, юк.
Алдыңда Мәҗнүнең тора, —
Мәхәббәт колың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »