Кояшлы Ватаным

Без атлаган юлдан кояшлырак,
Яктырак юл бармы дөньяда!
Яшьлек өчен якты юллар ачык,
Дәртләндерә безне замана.

Галәмнәргә юллар ачык,
Юллар дәшә, юллар чакыра.
Яңа үрләр яулый яшьлек
Тыныч еллар хакына.

Яңа серләр ача алсаң гына,
Бу Җир шары, дөнья матур ул.
Киң офыклар дәшә безне алга —
Юлга чыксаң, яшьлек, батыр бул!

Галәмнәргә юллар ачык,
Юллар дәшә, юллар чакыра.
Яңа үрләр яулый яшьлек
Тыныч еллар хакына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
« »