Ак җыр (икенче вариант)

Тайга юлларында тынды буран.
Киң яланнар тулып ак кар ява,
Сагыну тулы җырым сине эзли,
Чакыра сине бу ап-ак дөньяма.

Ак чатырлар безне озатып калыр,
Ак йолдызлар сызар барыр юлны.
Күз җитмәслек ап-ак чакрымнар
Акка мана минем сагынуны.

Тиен чабып үткән наратлардан
Хыялымдай ак карлар коела.
Ак көртләрне бата-чума ерып,
Син килерсең шикелле тоела.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
« »