Без танышкан ай

Апрельнең күк кичендә,
Гөрләвек йөгергәндә,
Ут-хисләр өлгергәндә
Таныштык без бәйрәмдә.

Яз — Җирнең бәйрәме,
Йөрәкләр бәйрәме.
Күңелнең хисләре —
Чәчәкләр бәйләме.

Елмай, көл, йолдызым!
Елмай, көл, йолдызым!

Танышкан изге айны
Җырга салып көйләргә,
Уярга күңелләргә,
Сагынып гел сөйләргә.

Апрель син — безнең ай.
Син дәрткә, хискә бай.
Ашкынсын гомер-җыр
Гөрләвек шавыдай.

Елмай, көл, йолдызым!
Елмай, көл, йолдызым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »