Чигүче кыз

Чигүчы кыз сиңа ни булды,
Күз тидеме әллә үзеңә?
Нигә-нигә бүген җипләрең
Йә чуала, йәки өзелә.
Туры килми энә күзенә.

Чигүче кыз сиңа ни булды,
Бармакларың әллә талдымы?
Үзең чиккән нәфис бизәкләр
Күзләреңнең нурын алдымы?
Сөйгәнеңә хәтерен калдымы?

Чигүче кыз сиңа ни булды,
Күз-карашың нигә үпкәле?
Нигә әле бүген сөйгәнең
Турыгыздан җырлап үтмәде?
Өзелдеме күңел җипләрең?

Ялганыр ул, көт син, ялганыр,
Тик күңелдә калыр төене.
Ямаулы җип белән чиккәндә
Бизәкләрдә була төерле.
Ялганган җип була төенле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »