Канат какты гомер,
Җилкендерә җанны
Язгы җырларында.
Сокландык без, карап,
Язның бозларына,
Язның суларына.
Язгы ташу,
Су тавышы —
Моң агышы:
Әллә кавышу,
Әллә аерылышу?!
Гөрләгәндә сулар,
Безнең ярсу җырлар
Нигә һаман тынмый?
Язлар саен сулар
Шаулаганда, шулар
Нигә онытылмый?
Язгы ташу,
Су тавышы —
Моң агышы:
Әллә кавышу,
Әллә аерылышу?!
Язлар шулай килер,
Еллар моңы эрер
Ташкын суларында.
Кабатланыр мәңге
Безнең күңел яме
Яшьлек җырларында.
Язгы ташу,
Су тавышы —
Моң агышы:
Әллә кавышу,
Әллә аерылышу?!
Бу җыр Зөһрә Сәхәбиева репертуарында бар
«
»