Бер-беребез өчен

Категория: көе сүзләре

Син минем өчен, мин синең өчен
Яратылганбыз, яратылганбыз.
Син миңа таба, мин сиңа таба
Бара торганбыз, бара торганбыз.

Синең йөзгә дә, минем йөзгә дә
Бер мәхәббәтнең яктысы төшкән.
Синең иреннәр, минем иреннәр
Сөю шәрабен бер күлдән эчкән.

Син миңа диеп, мин сиңа диеп,
Гөлләр өзгәнбез, гөлләр өзгәнбез.
Син мине эзләп, мин сине эзләп,
Төннәр килгәнбез, көннәр килгәнбез.

Син минем өчен, мин синең өчен
Кыр уртасында учак якканбыз.
Бер-беребезне, тиң кешебезне
Нәкъ вакытында эзләп тапканбыз.

Син минем күзгә, мин синең күзгә
Карап яшибез, карап яшибез.
Син минем җанны, мин синең җанны
Аңлап яшибез, аңлап яшибез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (4 голоса)
« »