Гармун, гармун

/Александр Ключарев эшкәртүендә/

Гармун, гармун, гармуннарның
Алтын-көмеш телләре.
Урамнарда берәү йөри,
Абау ла, гармуннары.
Ник моңая гармуннары,
Әллә бармы моңнары?
Гармун, гармун,
Гармун, гармун, шул.

Моңаюның шул сәбәбе:
Төшкән гармун сәдәбе.
Кызлар белән танышырга
Шул булмасмы сәбәбе.
Гармун, гармун, гармун,
Гармун, гармун.

Гармун, гармун,
Гармун, гармун,
Сайрашырга тел булсын.
Егет әйтә, тиң булсын, дип,
Кызлар әйтә, үз булсын, дип,
Биргән сүзләр — сүз булсын, дип.
Гармун, гармун, гармун,
Гармун, гармун.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (10 голосов)
« »